Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезье - Каргалы юнәлешендә юл төзелә

Матур йортлар, төзек юллар һәр авылның бизәге ул. Тигез, шома юллар хәвефсез йөрүгә нигез булып тора, техниканың файдалану вакытын озайта. Юллар төзек булса, эшләр дә җайлы бара. Бу күп дәрәҗәдә юл хезмәтчәннәренең эш тәҗрибәсенә һәм осталыгына бәйле. Юллар төзү – район җитәкчелегенең иң өстенлекле мәсьәләләренең берсе. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләп узганча, авыллар-ны юллы итүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән тормышка ашырылучы республика программалары да, муниципаль юл төзелеше фонды да ярдәм итә.

Олы Подберезье белән Каргалы авыллары арасындагы юл төзелешен авыл халкы инде күптәннән көткән иде. Ниһаять, бу як халкын да бәхет басты. Хәзерге вакытта әлеге участок-та сигез чакрым озынлыкта асфальт өслекле юл төзү дәвам итә.
Әле шушы көннәрдә генә Кайбыч юл төзү-ремонтлау уча-стогы начальнигы Илгиз Сабиров белән бергә Олы Подбе-резье – Каргалы авыллары арасындагы юл төзелешен карап кайттык. Эшнең иң кызган чагына туры килдек. Төзелешне “Стройальянс” җәмгыяте алып бара.
– Без бу участокта эшне 8 апрельдә башлап җибәргән идек.Куәтле техника эшли. Хәзерге вакытта 21 машина балчык ташый, аны карьердан биш экскаватор төяп тора, өч бульдозер, ике грейдер балчыкны тарата, ике катокта тигез-лиләр. Юл төзе-леше ике елга исәпләнгән, быел көзге сал-кыннарга кадәр асфальтның бер катын җәеп калдырырга исәплибез, – диде җәмгыять мастеры Хәйдәр Мирзакрамов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, юллар төзелеше һәм ремонты өчен республика бюджетыннан районга 499,5 миллион сум акча бүлеп би-релә. Олы Подберезье – Каргалы юлы төзелешенең тулаем бәясе 282 миллион сумга төшә, быел шуның 120 миллионы бирелгән. Чөнки төзелеш ике елга исәпләнгән.
Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы вазифасын башка-ручы Оксана Емельянова җирлектә яшәүчеләрнең бу юл тө¬зелешен көтеп алулары турында әйтә. Авыл җыеннарын-да да бу проблема еш күтәрелгән.
– Юлсызлык мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеген тапкан өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур. Каргалы, Пләтәни авылларында яшәүчеләрнең үзәгенә үткән иде инде бу юлсызлык бәласе. Аларга язгы-көзге пычрак-ларда, кышкы бураннарда бу юлда күп интегергә туры кил-де. Бу авыллардан балалар да Олы Подберезье мәктәбенә йөреп укый бит. Асфальт юл булмагач, автобус та монда кадәр килә алмый, – диде ул.
Юл төзү – ремонтлау участогы начальнигы Илгиз Сабиров әйтеп узганча, районда юллар төзелешенең туктап торганы юк.
– Без һәр елны эшне юлларда барлык¬ка килгән ярык¬ларны, тишекләрне ямау¬дан, тигезләүдән башлап җибәрәбез. Алга таба Уланово – Каратун юлының Бортас авылы янында – 150 метр, Олы Кайбыч авылының Гый-смәтуллин урамы башыннан әйләнеп үтүче (объездной) юлга кадәр – 650, Мәлкидә 200- 250 метр юлны ремонт-лыйбыз. “Хәвефсез юллар” программасы буенча Мәлкидән Камыллы ягына – 900, Чүти ягына – 800 метр, Борындык янындагы Зөя күпереннән Югары Ослан чигенә кадәр 3 чакрым 700 метр юлда ремонт каралган. Республика программасы буен-ча Иске Чәчкаб белән Ульянково арасында ике чакрым ара-лыкта юлны капиталь ремонт көтә. Федераль программа ни-гезендә Уланово – Каратун – Олы Подберезье юлының 28 – 36 чакрымындагы Каргалы – Олы Подберезье авыллары арасында зур төзелеш бара, – диде ул.
Юл төзүчеләр юлларны ремонтлау һәм карап тотуга, сыйфа-тын күтәрүгә, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга да зур игътибар бирә. Юлларны кадерләп торганда гына алар озак еллар халыкка хезмәт итә.

Кошманда юл яңартылды

 “Татавтодор” җәмгыятенең Апас юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләре Кошман авылында 650 метр озынлыктагы асфальт юлның өске катламын яңартты. 
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, бу участокны ремонтлауга республика бюджетыннан 3 миллион 600 мең сумга якын акча бүлеп бирелгән. Юл төбәк дәрәҗәсендәге юлларны тиешле тәртиптә тоту программасы буенча яңартылды.
– Авыл аша үтүче юл егерме еллар элек төзелгән иде. Бу еллар эчендә ул шактый таушалды. Районыбыз җитәкчелегенә, юлчыларга рәхмәт, ремонттан соң юл бик матур, тигез булып калды. Авылдашлар әлеге юлны кадерләп сак­лаганда, ул халыкка тагын дистә еллар буена хезмәт итәчәк әле, – диде Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев