Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак урта мәктәбендә районның класс җитәкчеләре семинары узды

Олы Урсак урта мәктәбендә район мәктәпләренең класс җитәкчеләре, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинар үткәрелде. Анда инвалид балалар белән эшләгәндә тәрбия процессында яңа технологияләр куллану турында да сүз барды. Әлеге семинар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Ул мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә балалар бакчасы эшчәнлеге белән дә танышты.

Укытучылар башта 5-11 класс укучылары катнашында түгәрәк өстәл артында “Ана бәхете нәрсәдә?” дигән темага сөйләшүдә катнашты. Башлангыч класслар укытучысы Рауза Җәләлиева “Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана” дигән темага класс сәгате үткәрде. Ул мәрхәмәтлелек, әдәплелек темасын “Өч кыз”, “Су анасы” һәм башка татар халык әкиятләре аша аңлатты. Укытучы дәресне автобуста сәяхәт формасында алып барды.
Ә “Дуслык күпере” дип исемләнгән кичәне Олы Урсак урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Галиева түгәрәк җитәкчеләре белән берлектә әзерләгән. Башта авылга багышланган видеоязма күрсәттеләр. Алга таба укучылар үз һөнәрләрен күрсәтте: җырлар, биюләр башкардылар. Кичә телевизион тапшырулар рәвешендә барды. 46 бала укыган мәктәптә дүрт милләт вәкиле белем ала. Татар, рус, чуваш, таджик балалары үзара тату, дус яши. “Дуслык күпере”ндә дә бу ачык күренде.
Укучылар Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрен дә сәхнәләштерде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин педагоглар алдында торган бурычлар турында сөйләде. Балалар бакчасы мөдире Зөмәрә Абдуллина, мәктәп директоры Рифат Вәлиев эшчәнлекләре белән таныштырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
– Бүген укытучылар алдында зур бурычлар тора. Шулар арасында иң мөһиме – балаларга заман таләп¬ләренә туры килерлек белем һәм тәрбия бирү. Шул ук вакытта сез иң гуманлы һөнәр ияләре дә. Олы Урсак мәктәбендә укучылар саны күп түгел, ә менә талантлар күп. Хәзерге вакытта балалар урамда уйный белми, алар күбрәк интернетта утыра. Мондый шартларда укучыларга тиешле юнәлеш бирә белү мөһим.
Альберт Илгизәрович үз чыгышында ашханәдә  укучыларны сыйфатлы тук¬ландыру мәсьәләсенә дә тукталды. Кичәне авылга багышланган видеоязма күрсәтүдән башлауларын уңай бәяләде. Барлык укытучыларны киләсе Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде.
Алга таба Федоровское урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Сахарнова “Мөмкинлекләре чик¬ле балалар белән тәрбия эшләрен проектлау эчтәлеге”, үзәк сыр¬хауханәнең участок терапевты Идрис Минһаҗев “Унсигез яшькәчә гражданнар арасында беренчел инвалидлыкның торышы”, Кайбыч районының психолог-педагогик хезмәте үзәгенең социаль педагогы Айсылу Калашникова, шул ук үзәкнең педагог-психологы Людмила Кириллова мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү темасына чыгыш ясадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев