Олы Кайбыч авылында яшәүче ветеранга 90 яшь тулды
Олы Кайбыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин ага Каюмовка әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды.
Сугыш елларының ачысын-төчесен күп кичергән ветеранны тәбрикләргә килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хатын һәм үз бүләген тапшырды. Район Ветераннар советы рәисе Рушания Лотфулллина, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, ветеранны даими кайгыртып тору өчен билгеләнгән куратор- янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов та килгән иде. Ветеран тормыш иптәше Әбәдия апа белән бергә бөтен уңайлыклары булган җылы, рәхәт өйдә кызлары Рузалия апаның кайгыртуын тоеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев