Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспорт алды

Татарстан Дәүләт Советында ундүрт яше тулган Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан республиканың төрле шәһәр -районнарыннан килгән 36 укучы иң мөһим документны алды. Алар арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән уку алдынгысы Лилия Ильясова да бар.

Яшүсмерләрне әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан котларга депутатлар, ТР Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре, министрлык вәкилләре дә килгән иде. Тантана Россия Федерациясе Конституциясе көнендә узды. Фәрит Мөхәммәтшин әйтеп узганча, яхшы укучыларга, төрле бәйге-фестивальләрдә, фән олимпиадаларында җиңүчеләргә, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә паспортларны парламентта тантаналы төстә тапшыру күркәм традициягә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучысы парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспорт алды