Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Подберезье мәктәбендә мәктәп директорларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары киңәшмәсе үтте

Район мәктәпләре директорларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары Олы Подберезье мәктәбендә очрашты. Биредә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча киңәшмә узды.

Әлеге киңәшмәдә мәктәпнең тарих укытучысы Любовь Горбунова җәмгыять белеменнән федераль стандартлар буенча сигезенче класста дәрес күрсәтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Тамбова чыгарылыш класс укучыларын рус теленнән БДИга әзерләү үзенчәлекләре буенча дәрес-консультация оештырган иде. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова, урынбасары Татьяна Власова мәктәпнең имтиханнарга әзерләнү тәҗрибәсе белән уртак­лашты. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова 9, 11 классларда математика һәм рус теле буенча сынау рәвешендә үткәрелгән тест нәтиҗәләренә йомгак ясады. Бу хакта мәгариф бүлеге сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезье мәктәбендә мәктәп директорларының укытуметодик эш буенча урынбасарлары киңәшмәсе үтте