Район газетасына языл һәм бүләкләр от!
«Кайбыч таңнары” газетасына 2020 елның икенче яртыеллыгына язылучыларга редакция бүләкләр әзерләде.
Төп приз - авыл халкы өчен бик тә кирәкле булган бакча арбасы. Без шулай ук берәр миксер, чәйнек, сотейник, таба, “Кайбыч таңнары” логотибы төшерелгән өч стена сәгате уйнатабыз. Спонсорларыбыз - фермер Азат Ибраһимов үстергән ике баш үрдәк, Рушан Сайрановтан – ун чеби, “Гөбенә” агрофирмасыннан бер капчык катнашазык уйнатыла. Әлеге бүләкләргә ия булу өчен “Кайбыч таңнары” газетасына алты айга язылырга һәм квитанция күчермәсен редакциягә җибәрергә кирәк. kzori@rambler.ru адресына скан яки фотосын да җибәрә аласыз. Аларны 1 апрельдән 30 июньгә кадәр кабул итәбез. Газетага язылу бәясе -750 сум. Бүләкләр 30 июньдә редакциядә 9.00 сәгатьтә уйнатыла. Адресыбыз: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11. Акция турындагы тулырак мәгълүмат www.kaibicy.ru сайтында. Реклама +16
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев