Республиканың алдынгы 500 комбайнчысы арасында Кайбычтан да алты комбайнчы бар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы июль аенда “Иң яхшы комбайнчы – 2019” республика бәйгесен игълан иткән иде.
Әлеге бәйге комбайнчы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм популярлаштыру, үстерелгән уңышны кыска вакытта, сыйфатлы итеп җыеп алу, шулай ук, республикабыз агросәнәгать комплексында урып- җыю техникасын нәтиҗәле куллану максатында ел саен үткәрелә.
Быелгы урып- җыю компаниясендә республика буенча барлыгы 1464 кеше катнашкан, шуларның 1307се ашлык суктыруда эшләүче комбайнчылар, 147се – бөртекле, бөртекле- кузаклы культураларны теземнәргә салучы механизаторлар. Республика алдынгылары арасында районыбызның “Алтан кырлар” агрофирмасыннан Вячеслав Туртыгин, Валерий Савельев, Айнур Сафин, “Гөбенә” агрофирмасыннан Альберт Лазарев, “Дубрава” агрофирмасыннан Айрат Сафиуллин һәм “Туган як -Агро” җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән Фәнис Бикбов та бар. Аларны хезмәттәге җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев