Россиялеләргә 100 мең сум пенсия алу өчен бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары хезмәт хакы алырга кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
Бу хакта РИА Новости яза.
«Барыннан да элек күп акча эшләргә кирәк. Чөнки Халыкара хезмәт оешмасы конвенциясе нигезендә, пенсия югалган хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. 100 мең сум пенсия алу өчен гомер буе, бөтен хезмәт эшчәнлегендә югары хезмәт хакы алырга кирәклеген аңларга мөмкин булачак», — дип сөйләде Бессараб "Лента. ру«га.
Депутат әйтүенчә, озак вакытлы акча җыю программаларында катнашу альтернатива була ала. Аның сүзләренчә, дәүләт озак сроклы саклык хисабына өстәмә рәвештә 360 мең сум салырга ярдәм итә. Бу исә пенсияне арттырырга мөмкинлек бирә.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-100-men-sum-pensiya-alu-momkinlege-turynda-soiladelar-5928953
Нет комментариев