Рөстәм Миңнеханов Татарстанда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлаган Кайбыч районы игенчеләрен котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бөртекле культуралар уңышын җыюны тәмамлау уңаеннан котлау телеграммасы юллады
"Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Сезне һәм Кайбыч муниципаль районы игенчеләрен бөртекле культураларны урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән булып тәмамлавыгыз уңаеннан кайнар котлыйм.
Бу - Кайбыч игенчеләренең зур хөрмәткә лаек тырыш хезмәте нәтиҗәсе, һәркемнең югары һөнәри осталыгы һәм уртак хезмәткә өлеш кертергә омтылуы күрсәткече. Сезнең барыгызга да республика файдасына булган намуслы хезмәтегез, туган җиргә тугрылык үрнәге һәм куелган максатка ирешүдә ныклык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм яңа хезмәт җиңүләре теләп калам. Тырыш һәм нәтиҗәле эшегез өчен олы ихтирам һәм зур рәхмәт белдерәм",- диелә әлеге телеграммада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев