Агымдагы елның 14-15 апрелендә Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Ачык ишекләр"көне үткәрә. Анда салым турындагы законнар турында сөйләячәкләр, физик затларның керемнәренә салым декларациясе тутыру тәртибен аңлатачаклар.
Гражданнарны кабул итү 14 апрельдә (җомга) иртәнге сәгать 9 дан 20 сәгатькә, 15 апрельдә (шимбә) 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр үткәрелә. Ачык ишекләр көннәрендә гражданнарга салым органнары хезмәткәрләре тарафыннан түбәндәге мәгълүматлар бирелә:
- "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервиска тоташу мөмкинлеге турында;
-алынган керемнән аларның декларация бирү бурычы булу-булмавы һәм аннан салым түләргә кирәклеге хакында;
- НДФЛ исәпләү һәм түләү тәртибе турында;
- НДФЛ буенча салым декларациясе тутыру тәртибе турында;
- НДФЛ буенча бурыч булу-булмау турында;
- программа белән тәэмин ителгән компьютердан ничек файдаланырга һәм электрон формада декларация тутырганда ничек ярдәм алу турында;
- салым исәпләүләре алу һәм башка мәсьәләләр турында.
Ачык ишекләр көне үткәрү кысаларында салым органнары хезмәткәрләре салым законнары билгеләнгән вакытта һәм кагыйдәләр нигезендә НДФЛ буенча кемнәргә салым декларациясе бирү зарурлыгы, салым түләүчеләргә барлык салым дәверендә тотып калынган акчалардан файдалану хокуклары турында аңлатачак.
Нет комментариев