Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда +32 градуска кадәр эссе һәм коры һава торышы фаразлана

Бу атнада антициклон Татарстанга кыска вакытка коры һәм эссе һава торышы алып киләчәк.

Соңыннан һава торышы яңадан тотрыксызланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Бүген республикада эссе һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз яварга, яшен булырга мөмкин. Секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил фаразлана. Төнлә бу метеорологик күренешләр төбәкнең көнчыгышында, ә көндез көнбатышында, шул исәптән Казанда көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Һава температурасы төнлә +12..+17 градус, көндез +24..+29 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбегә, 8 июльгә, каршы төндә урыны белән яңгыр явуы ихтимал, әмма көндез явым-төшем көтелми. Температура фоны бераз кимиячәк: термометр баганалары төнлә +10..+15, ә көндез +23..+28 градус булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе һәм җомга, 9 һәм 10 июльдә, Татарстан антициклонның көньяк-көнбатыш читендә булачак. Республикага эссе һәм коры һава массасы киләчәк. Бу көннәрдә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә +11..+17, көндез +22..+27 градуслы җылы көтелә.

Метеорологларның мәгълүматларына караганда, шимбә, 11 июльдә, республика янәдән тотрыксыз һава массасы йогынтысында булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +22..+27 градус җылы булачак.

Чыганак: «Татар-информ» https://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/bugen-tatarstanda-iangyr-iasen-ham-32-graduska-kadar-esse-buluy-kotela 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев