Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +32 градуска кадәр эссе булуы көтелә
5 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез кайбер урыннарда көчле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.
Көндез һава температурасы +27дән +32 градуска кадәр җитәчәк.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/dozd-grozu-i-do-32-gradusov-prognoziruyut-v-tatarstane-5-iyulya-5925953
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев