Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать тәрбиячесе сайланды

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать тәрбиячесе итеп Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Халидә Минһаҗева сайланды. Ул ике этапны үз эченә алган сайлап алу турын уңышлы узды.

26-29 мартта Казандагы "Идел" яшьләр үзәгендә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең шәһәр-районнардагы җәмәгать тәрбиячеләре өчен "Татарстан Республикасында балалар җәмәгать кабул итүе" проектының укыту сменасы узды. Бу проект Татарстан балалары һәм яшүсмерләренең законлы мәнфәгатьләрен, хокукларын яклау максатында кабул ителгән. Үзенең яшь ярдәмчеләре белән Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да очрашты. Ул яңа сайланган ярдәмчеләренә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырды, аларның үз районнарында актив эш алып баруларын теләде. Хәзер Гүзәл Удачинаның республика шәһәр-районнарында 54 ярдәмчесе бар. Укыту сменасында катнашучылар өчен төрле-мастер класслар, бала хокукларын яклау юнәлешендә эшләүче төрле җитәкчеләр белән очрашулар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать тәрбиячесе сайланды