Татарстанда бүген көчле җил һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда бүген көчле җил һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, көнчыгыш районнарда көчле явым-төшем көтелә. Урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, урыны белән тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез +21...+ 26 градус булачак.

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bugen-kocle-il-ham-26-graduska-kadar-yly-buluy-kote-5925776 


Нет комментариев