Хөрмәтле кайбычлылар!
Хәбәрләр

Хөрмәтле кайбычлылар!

12 июнь — илебез тарихында күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген чагылдыручы аерым дата.

Бу көнне без дәүләт бәйрәме — Россия көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый. 

— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Россия көне белән котлыйм. Бу — илебез, аның күпьеллык тарихы һәм мәдәнияте, Ватаныбызны данлаучы һәм саклаучыларның казанышлары белән горурлану көне. Әлеге бәйрәмдә дәүләтебезнең мөстәкыйльлеген саклап калган һәм бүгенге көндә җәмгыятебезнең нигезе дип танылган рухи-әхлакый хәзинәләрне безгә тапшыруга ирешкән ата-бабаларыбыз мирасы өчен җаваплылык хисе аеруча арта. Без үз көчебезгә камил ышаныч һәм ныклы адымнар белән киләчәккә барабыз.
Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм кайбычлылар язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде. 
Махсус хәрби операция шартларында якташларыбыз туган җирдә тынычлык урнашсын өчен батырларча көрәшәләр. Без Ватанны саклаучыларыбыз белән горурланабыз, барыбыз бергәләп аларга һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. 
Бәйрәм белән сезне, барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын иде.


Нет комментариев