Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалак, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрендә праймериз үтте

Кайберәүләр өчен бу сүз, бәлки, таныш та түгелдер. Аңлатып узабыз: ул беренчел, алдан сайлау дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, 2018 елның 9 сентябрендә – бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, республикабыз территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла. Праймеризда сайлаучылар депутат эшчәнлеген җиренә җиткереп башкарырдай кандидатларны хуплап тавыш бирә. Партия эчендә тавыш бирү «Бердәм Россия» партиясе Уставы нигезендә башкарыла.

Праймериз барышы белән танышу максатында без Ябалак авыл җирлегенең Кече Кайбыч авылы мәдәният йортына бардык. Анда депутатлыкка кандидатлар, партия әгъзалары җыелган иде инде. Алар алдында Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина чыгыш ясады. 
– Хөрмәтле праймеризда катнашучылар! Республика күләмендә зур сәяси чарага әзерлек бара. Белгәнегезчә, агымдагы елның 9 сентябрендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла. Муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында 11 июльдә Кайбычта алдан сайлаучылар белән очрашу үтте. Очрашуны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина алып барды. Кече Кайбыч сайлау участогында ике мандат буш. Шуңа күрә без Мәктәп һәм Күл сайлау округларына депутатлыкка кандидатлар күрсәтәчәкбез. Алар – Раил Галиев, Светлана Әбделманова, Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Лариса Ильина, – диде ул.
Исәп комиссиясенең эшче төркеме рәисе Рузалия Гыйматдинова алдан сайлау тәртибе белән таныштырды. Сәяси партиядән бердәм кандидат сайлау өчен сайлаучыларга бюллетень бирелде. Анда үзең сайлаячак кандидат фамилиясе турысына тамга куярга кирәк. Бюллетеньдә кандидатлар хакында белешмә күрсәтелгән иде.Депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар үзләре белән кыскача таныштырып үтте, халык наказларын кабул итеп, сорауларга җавап бирделәр. Алга таба авыл җирлегендәге бердәмроссиялеләр яшерен тавыш бирү юлы белән депутатлыкка кандидатларга үз тавышларын бирде. Исәп комиссиясенең эшче төркеме тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. Шулай итеп, Мәктәп сайлау округы буенча Раил Галиев, Күл сайлау округы буенча Рафаэль Нигъмәтуллин депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар итеп сайланды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы булдырыла. Әлеге рейтинг 9 сентябрьдәге сайлауда Кайбыч районы буенча сәяси партиядән депутат сайлауга кандидатларны билгеләүгә нигез булып тора. 
– Егетләрнең икесе дә яшьләр, энергияләре ташып тора. Шуңа күрә, авыл җирлегендәге проблемаларны хәл итүдә үз өлешләрен кертерләр дип саныйм. Алар хәзер дә авыл җирлеге башлыгының ышанычлы ярдәмчеләре, – диде Рәшит Зиннуров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев