Узган атнада Бөтенроссия "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының Кайбыч җирле бүлегенең IX конференциясе узды.
Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, "Бердәм Россия -яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекләр белән эшләү буенча белгече Алла Каретина катнашты.
«Яшь гвардия» оешмасы районның барлык авыл җирлекләрендәге яшьләр, мәктәп укучылары белән эш алып бара. Алар төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша, хезмәт урыннарында тырышып эшли, спорт ярышларында сынатмый. Конференциядә эшчәнлекне тагын да активлаштыру бурычы куелды. Әлеге оешма белән хәзер "Форпост" үзәге директоры Лилия Бикаева җитәкчелек итәчәк. Моңа кадәр эшләгән Гөлинә Габдрахмановага рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Нет комментариев