Авыл төзелешләре белән ямьле
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда төзелешләр алып бару һәм социаль яктан мөһим булган объектларга капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләрен күтәрде.
Әлеге эшлекле сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, район үзәк сырхауханәсен, Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасын, Мәлки төп мәктәбен капиталь ремонт программасына кертү, район үзәген төзекләндерү турындагы фикергә килделәр. Хәзерге вакытта тугыз объектта - район үзәк сырхауханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә, Олы Кайбыч һәм Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә, Мөрәле һәм Кошман клубларында, балалар сәнгать мәктәбендә, ветеринария берләшмәсендә, ЗАГСта ремонт бара, Мәлкидә ветеран йорты һәм клуб төзелеше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев