Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәбе укучылары Габдулла Тукай иҗатын яратып өйрәнә

«Мәктәбебез укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын яратып өйрәнә. Кыска гына гомерендә дә киләчәк буыннар өчен бай иҗади мирас калдырган шагыйрьнең тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан мәктәптә "Тукай дәресләре" үткәрелде», - дип хәбәр итте безгә Иске Тәрбит мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева.

-Әлеге дәрес мәктәп укучыларын Тукайның тормыш юлы һәм киңкыр­лы иҗаты белән таныштыру, татар халкы тормышында, татар әдәбияты тарихында тоткан урынын күрсәтү, шулар аша укучыларда халкыбыз тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, югары әхлак­лы, тирән белемле, һәр яктан камил шәхес формалаштыру максатында үткәрелде, - диде укытучы. - "Тукай дәресләре" дәрес һәм дәрестән тыш чара рәвешендә үтте. Башлангыч класс укучылары өчен ул уеннар формасында оештырылды, алар шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады. 5-8 класс укучылары "Тукайлы балачак" фильмын карады, шагыйрьнең балачагы турында мәгълүматлар белән бәйле әсәрләрен искә төшерде, иҗатына багышланган викторинада көч сынашты. Югары класс укучылары шагыйрь­нең язу стилен тикшереп, әсәрләренә анализ ясады. Балачактан Тукай шигырьләрен укып үскән буын аны киләчәктә дә онытмас дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев