Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы мәчетләре махсус хәрби операциягә чакырылган хәрбиләргә ярдәм йөзеннән акча җыю акциясенә кушылды

Кайбыч мөхтәсибәте мәчетләренең мәхәлләләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең махсус хәрби операциягә чакырылган Татарстан хәрбиләренә ярдәм йөзеннән акча җыю акциясенә кушылды.

Мөфтият акция кысаларында җыелган акчага беренче чиратта солдатларны хәләл азык-төлек белән тәэмин итүне оештыра. Тушенка, коры паеклар, шулай ук аптечкалар һәм термокием сатып алып җибәрү көтелә.
Районыбызның 16 мәчетендә, җылыту сезоны башлануга бәйле чыгымнар булуга да карамастан, 55 мең сум акча җыйдылар һәм Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды реквизитына күчерделәр. Бу изге эшкә Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Борындык, Шүширмә, Колаңгы, Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Кошман, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, Ябалак, Салтыйган, Иске Чәчкаб һәм Чүти авыллары мәчетләре актив кушылды.
Акча җыю дәвам итә. Теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Бу эшне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Моның өчен авылларыгыздагы имамнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев