Кайбыч спортчылары «Форпост» отрядлары арасында үткәрелгән спартакиадада җиңү яулады
Алдан хәбәр ителгәнчә, Буа шәһәрендә “Форпост” отрядлары арасында республика спартакиадасының зона этабы узган иде.
Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Әмир Шәрипов, Әмир Әдиятуллин, Сергей Куликов, Илфат Баһавиев һәм Зәлия Тимершинаны үз эченә алган район җыелма командасы, хуҗаларга гына оттырып, икенче урынга чыкты. Шәхси зачетта безнең спортчылар дүрт алтын, ике көмеш һәм өч бронза медале яулаган иде. Якташларыбызның аркан тартышуда иң көчлесе булуы аеруча куанычлы булды.
7-9 октябрьдә Казан шәһәренең “Патриот” үзәгендә “Форпост” отрядлары арасында республика спартакиадасының финал этабы булды. Әлеге ярышларда зона этапларында җиңүчеләр катнашты. Бу ярышта безнең җыелма команда Иделаръягы зонасын тәкъдим итте. Анда Буа шәһәрендә зона ярышында катнашкан спортчылар чыгыш ясады. Безнең команда бөтен сынауларны да оста узды. Йөз метрга һәм ерак дистанцияләргә йөгерүдә, турникта тартылуда, туристик каршылыклар полосасын узуда һәм аркан тартышуда иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Өченче нәтиҗәгә гранатаны төгәл ыргыту һәм 16 килограммлы герне бер кул белән күтәрү нәтиҗәсендә ирешелде. Утлы коралдан ату буенча да безнекеләр сынатмады. Нәтиҗәдә, программаның 8 төрендә 16 балл җыеп, җиңүгә ирештеләр.
Юрий МИХАЙЛОВ,
“Форпост” җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев