Кайбычның җәмәгать тәрбиячеләре «Закон территориясе» бәйгесендә җиңде
Татарстанда ел саен үткәрелүче «Закон территориясе» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашында узды.
Бу бәйгедә Ульянково төп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Гатина «Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән өлеше өчен» номинациясендә беренче урынны алды. Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Алсинә Кузьмина «Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә икенче урынны яулады.
Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән республика конкурсы җиңүчеләре берничә номинациядә бүләкләнде. Алар — муниципалитетларда һәм авыл җирлекләрендә хокук тәртибен тәэмин итүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүчеләр.
«Закон территориясе» конкурсы Татарстанда 2007 елдан ТР Эчке эшләр министрлыгы, ә 2012 елдан — республика Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Аның төп максаты — җәмәгать тәртибен саклау, хокук бозуларны профилактикалау, яшьләргә хокукый тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы практикаларны ачыклау һәм тарату.
Әлеге бәйге ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев