Кайбычта Януза Чумаринның якты истәлегенә теннис ярышы үтте
“Салават күпере” спорт комплексында Чүти урта мәктәбенең элеккеге директоры Януза Чумарин истәлегенә өстәл теннисы буенча традицион ярыш узды.
Анда районның 15 мәктәпләреннән 16 команда, илледән артык укучы катнашты.
Турнирда катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Ярышның төп спонсоры - Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Петр Таракановка олы рәхмәтен җиткерде.
Бәйге дүрт теннис өстәлендә барды. Анда тренер Шәүкәт Фәсхетдинов кул астында шөгыльләнүче Бәрлебашы мәктәбе укучылары Рәйхан Галиев, Данис Мингалиев, Азалия Галиеваны үз эченә алган беренче командасы җиңде һәм күчмә кубокны үзләрендә калдырды.
Бәрлебашы командасы бу бәйгедә инде җиденче тапкыр чемпион булып танылды. Әлеге мәктәпнең Марсель Фәхриев, Сәйдәш Рәхмәтуллин, Зарина Хәмидуллина уйнаган икенче командасы – икенче урында. Борындык төп мәктәбе теннисчылары Айрат Минһаҗев, Раил Тимершин, Дилә Каюмова уйнаган команда өченче урынга чыкты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров командаларга, тренерларына олы рәхмәтен җиткерде. Призерларга ярышның төп спонсоры Петр Тараканов белән берлектә медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев