Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында куркынычсызлыкка бәйле мәсьәләләр күтәрелде

Утырыш район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды. Аны комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барды.

ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең оештыру-аналитика бүлеге начальнигы Илдар Галиәхмәтов 2026 елның шушы чорына республикада һәм Кайбыч районы территориясендә күзәтелгән юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады. ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов та шул хакта сөйләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин яшь инспекторлар отрядлары хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштырды. «Скулавто» җәмгыяте директоры Ранил Зиннәтуллин укучыларны мәктәп автобусларында куркынычсыз йөртү, автобусларга техник тикшерүләр үткәрү, «ГЛОНАСС+112» системасы эшчәнлегенә тукталды.

Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Юлия Гайнуллина быел муниципаль юллардагы чокырларны тигезләү, ремонтлауга, юл билгеләрен (разметки) салуга муниципаль контрактлар төзү турында сөйләде. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләре вакытында коткару чараларын оештыру анализын тәкъдим итте.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Казандагы территориаль идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Олег Космаков эшчәнлекләрен яктыртты. Альберт Рәхмәтуллин, утырышка йомгак ясап, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев