Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта узган зона җыенында хәрби исәпкә кую хакында сүз барды

Хәрби исәпкә алу һәм егетләрне хәрби хезмәткә чакыру — дәүләтебезнең куркынычсызлыгын һәм тынычлыгын тәэмин итүче иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

Бу җаваплы эш Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм аның урыннардагы бүлекләре тарафыннан югары дәрәҗәдә башкарыла.

Нәкъ менә шушы бурычларны өйрәнү һәм камилләштерү максатыннан, май аенда запастагы гражданнарны һәм хезмәткә чакырылырга тиешле егетләрне хәрби исәпкә алу буенча җыеннар уза. Шушы арада Олы Кайбыч мәдәният йортында Иделаръягы районнарының хәрби исәпкә алу белгечләре һәм авыл җирлекләренең җаваплы затлары катнашында шундый мөһим киңәшмә булып узды.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мобилизация һәм махсус программалар әзерләү идарәсе начальнигы Рәшит Ахунов, ТР Хәрби комиссариатының бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе Валерий Абдуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров һәм башкалар катнашты.

Мөһим чара башланыр алдыннан тирән мәгънәле документаль фильм күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышы елларында Кайбыч районы территориясендә башкарылган героик хезмәткә — Казан каймасы төзелешенә багышланган «Ров» документаль фильмын барысы да кызыксынып карады. Бу тарихи хәтер әлеге җыенга аеруча тантаналы һәм җитди төсмер бирде.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белгечләрнең эш урыннарында гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эш башкаруларын билгеләп үтте һәм аларга уңышлар теләде.

Бу көнне нәтиҗәле хезмәт күрсәткән иң яхшы белгечләр һәм авыл җирлекләре вәкилләре игътибардан читтә калмады. Хәрби комиссариатларның һәм район башлыкларының мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары үз ияләренә тантаналы рәвештә тапшырылды. 

ТР Хәрби комиссариаты вәкиле Валерий Абдуллин җирле үзидарә органнарында 18-30 яшьлек ир-егетләрне хәрби исәпкә кую тәртибе, документларны дөрес һәм төгәл тутыру турында җентекле аңлатма бирде. Ә Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Илсур Гатиятуллин урыннарда хәрби исәпкә алу эшен башкаручыларның турыдан-туры бурычларына тукталды. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты вәкилләре Илсөяр Шиһабиева, Әлфия Сафина, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, Кайбыч районы финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова чыгышларын тыңладылар.

Җыенга йомгак ясап, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алда торган бурычларны төгәл һәм сыйфатлы үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте. 

Әлеге очрашу белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу һәм уртак максатларны барлау мәйданчыгына әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев