Карлыган яфраклары бөтерелсә, нишләргә? Тләдән котылуның 3 нәтиҗәле ысулы
Карлыганның яшь яфраклары бөтерелә башлаганын, ә аларның арткы ягында кечкенә бөҗәкләр каплаганын күрдегез үзегез мәллә? Бу — куакка тлә (түти) төшүнең ачык билгесе.
Бу корткыч үсемлекнең тышкы кыяфәтен бозып гына калмый, аның сокларын да суыра, куакны көчсезләндерә һәм төрле йогышлы авырулар тарата.
Уңышны саклап калу өчен тиз арада чара күрергә кирәк. Бакчачылар корткычларның күләменә карап, түбәндәге өч ысулның берсен кулланырга киңәш итә:
1. Механик ысул (тләләр әле аз булганда)Бу ысул тлә үрентеләрнең очларында гына яңа пәйда була башласа бик нәтиҗәле. Зарарланган өлешләрне кисү: Корткыч бик нык каплаган яфрак очларын өзеп алыгыз һәм шунда ук яндырыгыз. Кул белән чистарту: Әгәр зарарланган яфраклар аз булса, перчатка киеп, бөҗәкләрне бармак белән пөхтә итеп сытып бетерергә мөмкин. Су белән юдырту: Куакларны шлангтан зур басымлы су сиптереп юдыртыгыз.
Исән калган корткычларны бөтенләй бетерү өчен, бу процедураны берничә көн саен кабатлап торыгыз.
2. Халык чаралары (химикатсыз сыналган ысуллар)Әгәр сез бакчагызда агрессив химия куллануга каршы булсагыз, өйдә ясала торган түбәндәге рецептлардан файдаланыгыз: Сабын эремәсе: 1 литр суда 30–40 грамм кер яки дегет сабынын эретегез һәм куакларга сиптерегез. Сабын корткычларны сулыш алудан мәхрүм итә.Көл төнәтмәсе: 200–300 грамм агач көленә 5 литр кайнар су салыгыз. Бер тәүлек тоткач, сыеклыкны сөзегез һәм яфракларга яхшырак ябышсын өчен, азрак сабын кушып сиптерегез. Тәмәке төнәтмәсе: 200–300 грамм тәмәке тузанын (табачная пыль) 5 литр суда 30 минут дәвамында кайнатыгыз. Аннары бер тәүлек төнәтеп, сөзеп кулланыгыз.
3. Биопрепаратлар (халык чаралары ярдәм итмәсә)Тлә куакларны бик күп каплаганда һәм табигый эремәләр инде файда бирмәгәндә, заманча биологик чаралар ярдәмгә килә.Бу очракта иң зур нәтиҗәлелекне «Фитоверм» яки «Актофит» препаратлары күрсәтә.Каты химикатлардан аермалы буларак, бу биопрепаратлар бик нәтиҗәле эшли һәм үсемлек өчен куркынычсызрак. Чараларны катгый рәвештә инструкциясе буенча гына ясап сиптерегез.
Чыганак: «Татар-информ» https://vk.com/club234408199
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев