Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч тагын бер асыл улын югалтты

Кайбыч районы халкы, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур югалту кичерде. 4 апрельдә, озакка сузылган каты авырудан соң, “Дубрава” җәмгыятенең “Ябалак” бүлекчәсендә управляющий булып эшләгән Айрат Илгизәр улы Рәхмәтуллин арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен горур йөрткән хезмәттәшебезнең бар гомере туган ягыбыздан аерылгысыз булды. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына 34 ел гомерен багышлаган хезмәт сөючән, намуслы, ярдәмчел үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр төгәл белүче югары квалификацияле җитәкче иде. Шуңа да халык арасында да, хезмәт коллективында да абруе зур булды. Гаиләсендә үрнәк иде. 
Айрат Илгизәр улы 1965 елның 5 июнендә Кайбыч районының Бәрлебашы авылында туган. 1980 елда Бәрлебашы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Буа ветеринария техникумына укырга керә. Хезмәт юлын 1984 елда Апас районының Ильич исемендәге колхозында зоотехник-селекционер булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, туган колхозына эшкә урнаша. Казан ветеринария институтында “Зоотехник” белгечлеге буенча югары белем ала. Хуҗалыкта унбиш елга якын баш зоотехник булып эшли. Соңрак колхоз Кайбыч районының “Бәрле” ККФХАсе итеп үзгәртелә, аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. 2005 елдан “Ябалак” бүлекчәсе управляющие булып эшләде. 
Айрат Рәхмәтуллин район тормышында актив катнашты. Берничә чакырылышта Ябалак авыл җирлеге депутаты итеп сайланды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кайбыч районы башлыгының Рәхмәт хаты (2010 ел), ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе (2011 ел) белән бүләкләнде, 2015 елда “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 
Әлеге зур югалту уңаеннан тирән кайгы кичерәбез һәм әти-әнисе, гаиләсе, энесе – Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Айрат Рәхмәтуллинның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. 

Юрий Осипов,  “Дубрава” җәмгыяте директоры, районның барлык авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч тагын бер асыл улын югалтты