Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар, кош гриппы буенча карантин тәмамланды

Тавык-чебеш асраучылар игътибарына яхшы хәбәр җиткерәбез: кош гриппы буенча карантин тәмамланды.

ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен видео­режимда үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 25 июльдән бирле авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Шуңа күрә 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта, шул исәптән Кайбыч районында да кош гриппы ачыклану сәбәпле игълан ителгән карантин узган атнада гамәлдән чыгарылды. Хәзер кош-корт хуҗаларына куркырга кирәкми. Шулай да тавык-чебешләрегезне һәм каз-үрдәкләрегезне күз уңыннан ычкындырмасагыз иде. Ходай сакланганны саклармын дигән бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев