Район социаль яклау бүлеге даими рәвештә түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрә. Әле күптән түгел генә узган сөйләшүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да катнашты. Чарага авыр тормыш хәлендә калган яшь әти-әниләр һәм бала көтүче хатын-кызлар чакырылган иде. Беренчеләре очрашудан яшь бала...
Бала тугач, гаиләнең шатлык белән бергә күңелле мәшәкатьләре дә арта. Алар арасында финанс чыгымнары сорый торганнары да бар: кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, махсус сөт ризыклары һәм дарулар дисеңме - кайсын гына алырга уйласаң да, акча янчыгын ачарга кирәк. Барлык гаиләләрнең дә бу кирәк-яракларны булдыру өчен акчасы җитмәскә мөмкин. Шуны күз уңында тотып, Казан шәһәрендә 2010 елдан бирле эшләп килүче "Синең файдаңа" балалар һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтү хәйрия фонды авыр ситуациягә тарыган, аз керемле гаиләләргә булышу, сабыйларын беренче айларда тәрбияләү өчен иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатында "Бәби тартмасы" акциясен игълан иткән. Фонд хезмәткәрләре безнең районда яшәүче алты гаиләгә әнә шундый җиде тартма җибәргән. Аларны яшь әти-әниләргә Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
- Районыбызда туган һәр баланы дүрт күз белән көтеп алабыз, аларның барысы да безнең өчен кадерле, - диде ул. - Хөкүмәт яшь гаиләләргә ничек кенә ярдәм кулы сузмасын, нинди генә программалар гамәлдә булмасын, җирлегебездә сабыйлар аз туа. Элек мондый ярдәм чараларының берсе дә булмаган, ә йорт саен диярлек җиде-сигез бала үскән. Бер-икене тудырабыз да, җиткән, үстерергә кирәк, дибез. Тормыш яхшы булган саен, бала үстерүдән куркып яшибез. Ә куркырга кирәкми, һәр сабый якты дөньяга үз ризыгы белән туа. Гаиләләргә карата кайгыртучанлык күрсәткән Президентыбызга да, хөкүмәтебезгә дә, әлеге фонд җитәкчесенә дә зур рәхмәт. Сезнең балалар - безнекеләр, илебезнең киләчәге алар.
- Яңа гаиләләр барлыкка килүенә һәм балалар туганга без бик шат. Сабыйларыгыз авырмыйча, лаеклы кешеләр булып үссен, үзегез дә сәламәт булыгыз! Алар сезгә борчу-хәсрәт китермәсен. Сезгә дә, балаларыгызга да район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә илтүче юлларны таптарга язмасын, - диде комиссия рәисе Фатыйма Бикбова.
- Бу - бик әһәмиятле акция, чөнки ул ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне балаларын туганнан алып дүрт айга кадәр үстерү өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. - Тартма эченә барлыгы 28 төрле әйбер салынган: бала күлмәкләре, биләүләр, чепчиклар, башлык, сабый битен тырнамасын өчен махсус бияләй, оекбаш, юка һәм җылы комбинезоннар, җылы конверт, уенчыклар, имезлекләр һәм башка кирәк-яраклар. Шулай ук сөт продукциясе алу өчен һәрберсе 100 әр сумлык булган ун сертификат та бар. Бер тартманың гомуми бәясе сигез мең сумны тәшкил итә. Әлеге акция алга таба да дәвам итәчәк.
Кече Мәмедән килгән Исроил Асроровка ике бәби тартмасы бирелде, чөнки аларның февраль башында туган кызлары - игезәкләр.
- Без Казан шәһәреннән күченеп кайттык. Тормыш иптәшем Наталья белән дүрт бала үстерәбез. Күп балалы гаиләбез өчен бу зур ярдәм, без бик рәхмәтлебез, - диде Исроил.
Түгәрәк өстәл утырышының икенче өлешендә Пенсия фонды идарәсенең Кайбыч районындагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова Ана (Гаилә) капиталына сертификатны алу шартлары һәм аннан файдалану турында чыгыш ясады. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллинаның чыгышы бала тугач түләнүче пособиеләр, күп балалы гаиләләргә бирелүче субсидияләр, балалар бакчасына түләгән өчен төп һәм өстәмә компенсацияне алу тәртибе турында иде. Район үзәк сырхауханәсе педиатры Айсылу Таулбаева йөкле хатын-кызның киенүе, туклануы һәм режимы, бала тудыру йортына алып бару өчен кирәкле әйберләр, яшь баланы тәрбияләү һәм аңа медицина тикшерүе уздыру сроклары турында сөйләде.
Очрашуда һәрбер әти һәм әни файдалы мәгълүмат алып, рәхмәт әйтеп кайтып китте. Хәйриячеләрдән бүләк алган балаларның үзләренең дә күңелләре игелек белән тулы булсын иде.
Нет комментариев