Район халкының экологик яктан иминлеген саклау максатында соңгы елларда Беккер биотермик чокырлары төзелә. Халык телендә элегрәк үләт базлары дип йөртелгән чокырлар үткән елларда Олы Урсак, Борындык, Федоровское, Мәлки, Олы Подберезье авылларында төзелгән булса, быел ул Чүти һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә файдалануга тапшырылды.
Ветеринария таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән биотермик чокырларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхсән үзе карап чыкты. Олы Тәрбит, Хуҗа Хәсән авылларында элекке чокырлары тулу сәбәпле, яңасын төзү бурычы куелды. Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы башкарып чыкты.
Ике авылда да биотермик чокыр ике метр биеклектәге профнастил койма белән әйләндереп алынган һәм ул 600 квадрат метр мәйданны били. Тугыз-ун метр тирәнлектәге чокырга диаметры өч, биеклеге тугыз метрлы тимердән эшләнгән зур савыт урнаштырылган. Савыт тирәсе бетон белән ныгытылган, һава суыру өчен торба калдырылган. Биотермик чокыр янындагы будкада ветеринария белгече малны ярып, үлеме сәбәбен ачыклый, анда эш кораллары, махсус кием, химик препаратлар саклана. Биотермик чокыр территориясендәге сулар агып чыгып, тирә-якны пычратмасын өчен, койманың эчке ягыннан, ветеринария таләпләренә туры килерлек итеп, тирәнлеге бер метр, киңлеге метр ярым зурлыктагы чокыр казылган. Территориягә техника кереп йөрерлек итеп юл салынган.
- Ике авылда да биотермик чокырлар ветеринария таләпләренә туры китереп эшләнде. Бригада эшне намуслы башкарды, рәхмәт аларга. Беккер чокырының торышы өчен ике авылда да ветеринария хезмәткәрләре җаваплы булырга тиеш. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан максатчан программа буенча акча бүлеп бирелде. Әлеге программа алга таба да эшләгән очракта, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ел саен икешәр авылда шундый биотермик чокырлар төзү бурычын куйган иде. Әлегә бу бурыч үтәлеп килә, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев.
Аның әйтүенчә, бирегә шушы авыл җирлегенә кергән авыллардагы шәхси хуҗалыклардан, җәмгыятьләрдән үлгән маллар китерелә. Ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Шуның нигезендә мал хуҗасына страховка акчасы түләнә. Маллары үлгән кешеләр авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала. Чөнки ачкыч авыл җирлеге башлыгында булачак.
- Кыш айларында бик күпләр мал чала башлый. Бу чорда авылларда әле анда, әле монда биологик калдыкларга тап буласың. Чынлыкта, мал суйганнан соң, калдыкларның барысы да Беккер чокырына ташланырга тиеш. Бу экологик һәм биологик яктан куркынычсызлыкны, ягъни төрле авырулардан саклануны тәэмин итү өчен кирәк. Чөнки халык сәламәтлеге - безнең өчен иң мөһим мәсьәлә. Әлеге таләпнең үтәлешен урыннарда авыл җирлекләре башлыклары да контрольдә тотарга тиеш, - диде Илсур Зиядиев.
Нет комментариев