Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Казан артистларыннан ким түгел

Район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әнгам Атнабаевның "Ул кайтты" драмасын куйдылар. Спектакльдә сугыштан соңгы елларда булган вакыйгалар сурәтләнә. Яу кырына киткән төп герой Тимербулат, төрле илләрдә әсирлектә иза чигеп, унсигез ел үткәч туган авылына кайта. Ләкин аны анда газиз әнисеннән башка беркем дә көтми. - Әлеге әсәр...

Район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әнгам Атнабаевның "Ул кайтты" драмасын куйдылар.

Спектакльдә сугыштан соңгы елларда булган вакыйгалар сурәтләнә. Яу кырына киткән төп герой Тимербулат, төрле илләрдә әсирлектә иза чигеп, унсигез ел үткәч туган авылына кайта. Ләкин аны анда газиз әнисеннән башка беркем дә көтми.

- Әлеге әсәр миңа күптәннән таныш, Бөек Җиңүнең үткән юбилейларында ук аны сәхнәләштерү теләге бар иде. Быел, 70 еллык уңаеннан, теләгем чынга ашты. Коллектив белән әсәрне укып чыгып, рольләрне бүлештек һәм тиз арада өйрәнеп тә чыктык. 3 июльдә без әлеге спектакльне Апас районы тамашачысына күрсәтергә уйлыйбыз, - диде спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Светлана Зыядиева.

Әлеге драма шулай ук Олы Урсак һәм Иске Чәчкаб авылы сәхнәсендә дә куелды.

- Искиткеч матур спектакль булды. Тирән эчтәлекле әсәр сайлаганнар, актерлары да һәрберсе үз роленә туры килеп тора, зур осталык белән уйнадылар. Шулай ук сәхнә бизәлеше дә бик матур иде. Кыскасы, бик җылы кабул иттек, кабат килүләрен көтеп калабыз, - дигән фикерен әйтте Олы Урсак авылында яшәүче Фирая Хөснуллина.

Чыннан да, актерлар геройларның хис-кичерешләрен осталарча ачып бирде. Алар барысы да һәркемгә мәгълүм үзешчән сәнгать осталары.

Тамашачылар геройлар өчен чын күңелдән кайгырып, алар көлгәндә көлделәр, нечкә күңеллеләр аларга ияреп, күз яшьләрен тыялмыйча елады. Кыскасы, спектакльне яратып карадылар, көчле алкышларын кызганмадылар.

Аеруча төп рольләрнең берсен башкаручы Әлфия Сираҗиеваның уйнавы күңелләргә үтеп керде, элеккеге хезмәттәшебезнең актерлык сәләтен күреп без дә сокландык.

- Бу рольгә кереп китәсе кыен булды, мин уйнаган төп геройларның берсе Шәмсенурның да язмышы минеке кебек - мин дә бит менә инде 5 елдан бирле газиз улымны көтеп яшим, ләкин ул һаман кайтмый, мәңгелеккә китте. Хис-кичерешләребез тәңгәл килгәнгә, мин үземә тапшырылган рольне бөтен җаным-тәнем белән башкардым, - диде күңеле нечкәргән Әлфия ханым.

Спектакльне караганнан соң район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзешчән сәнгать артистларына рәхмәт әйтте, аларга иҗади уңышлар теләде.

- Бу сәхнәдә бик күп концерт-спектакльләр куелды, кемнәр генә, каян гына килмәде, ләкин бүгенгесенә тиңнәре булмады, зур сәхнәләрдә уйналырлык тамаша булды, - дип, спектакльгә бәя бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Казан артистларыннан ким түгел