Республикабыз шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбәдә районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казан шәһәренең Ямашев урамындагы мәйданда киң ассортиментта азык-төлек товарлары белән сату итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, бу юлы ярминкәдә "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең барлык филиаллары, "Родина", "Подберезье", "Яңа юл", "Олы Колаңгы" хуҗалыклары, Кошман, Багай, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр Сөләйман Гафиятуллин, Павел Муклуков, Надежда Филина, Гөлчәчәк Щукина катнашты. Кайбыч уңганнары 26 машина товар төяп барды. Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты ярминкәгә ямь өстәде.
- Районыбыз аграрийлары казанлыларга бу көнне ит, сөт, сөт продуктлары, төрле ярмалар, фураж, бәрәңге, кишер һәм башка товарлар тәкъдим итте. Без алып барган барлык товарлар да сатылып бетте. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәүдә рәтләрен карап йөрде һәм ярминкәгә зур әзерлек белән килүләре өчен кайбычлыларга рәхмәт белдерделәр, - диде Илфат Шәрәфиев.
Нет комментариев