Казанда яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак
Казанда 3-5 июльдә яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак.
Шул хактагы боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Чара Локомотив ярымутравындагы «Призма» яхт-клубы территориясендә үтәчәк. Фестиваль Россиянең яхта һәм катерлар җитештерүчеләренә ярдәм итү, шулай ук су туризмын үстерү максатыннан оештырыла.
Республикада әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны уздыру өчен оештыру комитеты төзелде. Аның составына Татарстан Хөкүмәте, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары хезмәткәрләре керде.
Фестиваль вакытында Казанда Протопоп Аввакум урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев