28 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда туучылар санын арттыру программасына төзәтмәләр кертәләр
Татарстанда 2023-2030 елларга туучылар санын арттыру буенча төбәк программасына (чаралар планына) төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Коръән — милләтебезнең рухи нигезе
Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә узган Корбан гаете вәгазендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәнне —татар халкының рухи нигезе, татарларны бетүдән коткаручы чара, дип атады.
-
Казанда яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак
Казанда 3-5 июльдә яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак.
-
Татарстанда дивар яктырткычы аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Әлмәттә, Төзүчеләр проспектындагы 20 нче йортта гадәттән тыш хәл килеп чыккан.
-
Ел башыннан Татарстанда 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән
Ел башыннан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан.
-
Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә
Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак.