Татарстанда дивар яктырткычы аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Әлмәттә, Төзүчеләр проспектындагы 20 нче йортта гадәттән тыш хәл килеп чыккан.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгын 3 нче каттагы бер бүлмәле фатирда чыга — лоджиядәге әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр фатирдан 79 яшьлек ир-атны алып чыккан. Табиблар аның үлемен раслаган.
Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (электр яктырткычын лоджиядә дөрес монтажламау), диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев