Казанда көчле җил аркасында агач машина өстенә ауган
Хәбәрләр

Казанда көчле җил аркасында агач машина өстенә ауган

Казанда Коләхмәтов урамында көчле җил аркасында агач машина өстенә ауган.

Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.

Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәю турында кисәткән иде. Мондый һава торышында тотрыксыз объектлар — реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш ителә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев