Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды
Бәйрәм балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.
Иркен, якты, ямьле бакча быел 11 баласын мәктәпкә озатты. Аларның барысы да шушы балалар бакчасы ачылган 2019 елда туды. Кечкенәләр төркеменә тәрбияче Диләрә Насретдиновага килгәннәр иде. Үсә төшкәч, Светлана Халикова һәм Илһамия Сәлахова кабул итеп алды.
Кай арада балалар бакчасыннан китәр вакытлары җиткән!
Берсеннән-берсе матур, акыллы малайлар һәм кызларны котларга дип авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, аларны беренче класска кабул итеп алачак укытучылары Динә Вилданова, «Алдынгылар» хәрәкәтенең Кайбычтагы лидеры Елена Краснова да килде.
Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Бакча мөдире Айгөл Кадыйрова үзләренә бүләкләр тапшырды.
Аларны балалар бакчасында күп әйбергә өйрәткән тәрбиячеләргә әти-әниләр рәхмәт әйтте.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм зәңгәр күккә шартлар очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, сабыйлар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев