Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Лена Бичарина: «Җыр яшәргә көч бирә, сәхнәгә чыксам, бар дөньямны онытам»

Лена Бичарина Мәлки (Иске Кырбаш) авылында туып-үскән.

Балачагы һәм үсмер еллары шунда үткән. Авырлыкларны җырлары белән җиңәргә өйрәнгән әнисенең моңы бәләкәй Лена күңелендә тирән урын алган.

Киләчәктә халкыбызның яраткан җырчысы булып китәчәк Лена Бичарина 1958 елда Мәлки җидееллык мәктәбенә укырга керә. Җиденче классны тәмамлаганнан соң, укуын Иске Тәрбит мәктәбендә дәвам итә. Ул беренче укытучысы Елизавета Нестерованы аеруча еш искә ала.

— Укытучылар безгә белем дә бирде, тормыш юлын да күрсәтте, әхлаклылыкка да өйрәтте. Бүген дә аларның сүзләре, акыллы киңәшләре онытылмый. Ничек өлгергәннәрдер, ул вакытта укучылар да күп бит, һәр баланың сәләтен күреп, аны үстерергә тырыштылар. Кичләрен, эш беткәч, без, балалар җыелышып, төрле уеннар уйный идек,— ди ул.

Һәр эшне дус-туганнар белән бергә җыелышып башкаруларын, җырлап, биеп яшәүләрен дә әйттеп үтте талант иясе.

Кечкенәдән геолог булу хыялы белән яшәгән Лена Бичарина 1968 елда Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. Тик, кызганычка каршы, зур конкурс аның хыялларына аяк чала. Туган якларына кайтырга оялган Ленаны туганнары күн заводына эшкә урнаштыра. Әнисенең апасы Мария Михайловна аны үзе белән «Сәйяр» ансамбленә чакыра. Шулай итеп, Лена Бичаринаның сәхнә тормышы башланып китә. Бу еллар хакында ул болай сөйли:—Заводта тире эшкәртәбез, күн ясыйбыз. Гел үзалдыма җырлап эшлим, хәтта хезмәттәшләремә ял итеп алырга да ирек бирмим икән. "Лена, кайчан укырга керәсең инде«,— дип, якташым Сания апа Елгушова кулыма белдерүле газета тоттырды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчылар җыялар икән. Безнең бригада мине шул конкурска җибәрергә карар кылды.

Мәлки авылы кызы Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә башлап җырлаучы итеп эшкә алына. Лена Бичарина моңлы тавышы, яңадан-яңа җырлары белән Татарстан халкын гына түгел, бөтен СССРны, чит илләр тамашачасын шаккатыра. Ул халык җырларын иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Керәшеннәрнең моңарчы ишетелмәгән җырларын халыкка чыгаручы да ул. Җырларын Тунис, Италия, Африка, Чехословакия, Япония, Финляндия, Югославия, Төркия, Франциядә дә яратып тыңлыйлар.

— Җыр яшәргә көч бирә, сәхнәгә чыксам, бар дөньямны онытам. Җитмешенче елларда «Чатырлар» һәм «Зәңгәр чиләк» җырларын радиога яздырдым. Концерт белән кая гына барсак та, исемем белән түгел, «Зәңгәр чиләк килде», дип каршылыйлар иде, — ди Лена апа. Җырлары радио фондына кабул ителгән җырчы яңа дәрт белән иҗат эшенә керешә.

Күп сәхнәләрдә яңгыраган «Иске Кырбаш җыры» туган авылына багышланган. Георгий Ибушев сүзләренә Лена Бичарина көй язган «Тау буе» җыры 1999 елны казан шәһәрендәге Сәйдәшев исемендәге зур концерт залындагы «Керәшен моңнары» кичәсендә башкарыла. 

Туган ягы аның һәрчак күңел түрендә саклана. Әнисе үз янында булгангамы, Кайбыч ягындагы керәшен авылларында концерт куя алмый. Мондый бәхеткә ул яңа гасырга чыккач кына ирешә. Биш авылда да аны тамашачы якын итеп каршылый. «Зәңгәр чиләк»не җырлатмыйча сәхнәдән төшерми.

Иҗаты чәчәк аткан чорда әнисе сукыраеп, урын өстенә кала. Җырчы, ике дә уйламыйча, яраткан эшеннән китеп, әнисен карый. «Шөкер, әнием өчен барысын да эшләдем», — дип хатирәләрен яңартты җырчы. Әнисе мәңгелеккә күчкәннән соң ул Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә, андагы «Илһамият» сәхнә ветераннары клубына керә. Бичаринаны язмыш җилләре шактый сыный. Тик, ул сынауларга бирешми. Татарстандагы шундый дәрәҗәле ансамбльдә солист булуына сөенә, моны язмыш бүләге дип саный.

Лена Исмагыйлевна белән бүгенге тормышы турында сөйләштек.

— Тормышта яңалыклар күп була торган яшьне уздым, сиксән ягына чыктым. Җәйне Иске Кырбашта, әнидән калган йортта үткәрәм. Кышка Казаныма кайтам. Иртән уянып күземне ачуга, бүген дә якты көнне күрдем, дип, Аллага шөкер итәм. Сәламәтлек, үз күзләрең белән дөньяны күрү, үз аякларыңда йөрү —зур бәхет. Иң мөһиме, әле безне өмет-ышаныч тулы өр-яңа көн көтеп торсын. Илләребез тыныч, имин булсын, — ди карендәшебез.

«Туганайлар» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев