Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин барлык чыгарылыш укучыларына котлау сүзләрен җиткерә
Хәбәрләр

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин барлык чыгарылыш укучыларына котлау сүзләрен җиткерә

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән шәхсән үз исемемнән һәм мәгариф хезмәткәрләре исеменнән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынаула-рын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле байлык. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгыз¬ны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында то-расыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укы-тучыларыгыз, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Алда – чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгыз-ны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! 


Нет комментариев