Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта кызлар хоккей уйнады. Кайсы команда җиңгән?

Узган атнаның якшәмбесендә "Кайбыч" боз мәйданында Олы Кайбыч урта мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге кызлар хоккей командасы Казан шәһәренең "Форворд" спорт комплексында шөгыльләнүче "Смена" кызлар командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Агымдагы елның гыйнвар аенда бу ике команда арасында барган ярышта безнең кызлар җиңү яулаган булса, бу юлы көндәшләре көчлерәк булды.

Кызлар хоккей командалары арасында Татарстан беренчелеге кысаларында үткән уенның беренче периодында кунаклар да, безнең кызлар да, бер- берсен сынагандай, сүлпәнрәк уйнады. Шуңа да бу период­та исәпне ачучы булмады. Икенче периодта Казан кызы Екатерина Мурзакова кайбычлылар капкасына беренче алканы кертте. Илдус абыйлары, җанатарлар безнең кызларга читтән көч биреп торсалар да, көтелгән алка "Смена" командасы капкасын гел читләтеп үтеп торды шул. Бу периодта "Смена" командасыннан Динара Ильясова, икенче алканы кертеп, җиңүгә ышанычларын тагын да арттыр­ды.
Өченче периодта безнең кызлар күпчелек очракта көндәшләре һөҗүменә каршы торды. "Смена" командасы уенчылары берничә тапкыр штрафка тартылса да, кайбычлылар аннан файдалана алмады. Казанлылар һөҗүм арты һөҗүм оештырып торды, ә безнең Лилия Ильясова үз капкасын ышанычлы саклады.
Уенның баш хөкемдары Фәнил Миңнуллин, кагыйдә бозуларның барысын да исәпкә алып, гадел хөкем итте.
- Бу елның гыйнварында безгә җиңелү ачысы татыр­га туры килгән иде. Шуңа да бу сезонга яхшылап әзерләндек.Республика беренчелегендә кызларның җиде командасы катнаша, беренче әйләнештә безнең кызлар буллитлар буенча бер тапкыр гына җиңелде, калган уеннарның барысында да җиңүгә ирештеләр. Бу даими шөгыльләнүләр нәтиҗәсе дип уйлыйм. Чөнки без елның ике аенда гына ял итәбез, калган айларда даими шөгыльләнәбез. Кышкы сезонда гына бозга аяк баскан команда буларак, кайбычлылар яхшы уйнады. Бигрәк тә капкачылары оста! Алдагы уеннарда аларга уңышлар телим, - диде "Смена" командасы тренеры Андрей Душкин.
- Кайбыч кызлары узган сезонда бик көчле уйнаганнар иде. Бу юлы да шундый көчле уен күрсәтерләр дип без ныклы әзерлек белән килдек. Нәтиҗәсе безнең өчен куанычлы булды, җиңүгә ирештек, моңа барыбыз да шат, - диде "Смена" командасыннан кайбычлылар капкасына бер алка керткән Динара Ильясова.
Кызлар арасында Татарстан беренчелегенә хоккей буенча ярышлар дәвам итә.Якташларыбызга алдагы уеннарда уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев