Озын гомерлеләргә – Президент котлавы
Россия Федерациясе Президентының шушы елның 31 маенда тагын бер Указы дөнья күрде. Шушы Указ нигезендә 90 яшьтән башлап юбилейларын билгеләп узучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш вакытында илебез азатлыгы өчен тылда көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә июнь аеннан РФ Президентының шәхси котлавы тапшырыла башлаячак.
Кече Кайбыч авылында яшәүче Сафира апа Абдуллина илебез һәм район җитәкчелегенең бүләген районда иң беренчеләрдән булып алды. 15 июньдә 90 яшен тутырган әбекәйне юбилее белән котларга Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килде. Бар гомерен тырыш хезмәттә уздырган Сафира әби кунакларны, шулай зурлап искә алулары өчен рәхмәтләрен әйтеп, ачык йөз белән каршы алды. Альберт Илгизәрович юбилярга Президентның котлавын һәм бүләк тапшырды. Әби бүгенге көндә ике килене тәрбиясендә - инде күптән вафат булган энесенең хатыны 82 яшьлек Мөслимә апа һәм Мөслимә апаның улы Ринат, аның хатыны Сания, аларның балалары белән зур гаиләдә гомер кичерә. Кызы Гөлфирә Яшел Үзәндә гаиләсе белән яши.
22 июньдә тагын бер 90 яшьлек юбилярны - Салтыйганда яшәүче Сания апа Гыймранованы шулай тәбрикләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев