Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Россия көне уңаеннан Ябалакта Сабан туе гөрләде

Бәйрәм Кече Кайбыч һәм Ябалак авыллары арасындагы матур аланда үтте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия көне һәм милли бәйрәм- Сабан туе белән котлады. Хезмәт алдынгыларына Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Механизатор Наил Сибгатуллин Сабан туе флагын күтәрде. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина спонсорларга тирән рәхмәтен белдерде.

Янәшәдәге кырда ат чабышы, балалар арасында кросс, мотоблоклар, «Т-25», «Т-16», «ДТ-75», «МТЗ −80», «МТЗ-82», «Т-150», «К-700» тракторлары узышты. Әлеге ярышларны Наил Галиев оста итеп алып барды, абыйлы-энеле Зиннуровлар оештырды.

Ат чабышында барлыгы 12 ат катнашты. Район Сабан туенда да катнашкан Олы Урсак егете Илдар Кәримов «Лаура» кушаматлы атта беренче килде. Кошманнан Динар Хәмидуллин «Таира» кушаматлы атта — икенче, Апастан Илдар Шиһапов «Йолдыз» кушаматлы атта өченче килде. Ярышларда катнашучыларның барысы да район башлыгы кулыннан бүләк алды. 

Мәйданда 17 төрле халык уены гөрләде. Милли көрәштә үсмерләрдән — 15, ир-егетләрдән — 23 кеше бил алышты. Үсмерләр арасында Олы Кайбычтан Николай Николаев баш батыр калса, ир-егетләрдән Лаеш районы егете Фәнил Тимергалиев абсолют батыр калды. Аларга символик бүләк тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Эстрада йолдызы Рамил Шарапов, җырчы Алмаз Рәхимов ид матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм дәвамында сәүдә гөрләде, төрле аттракционнар эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев