Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровское һәм Чүти урта мәктәпләрендә ачылган “Үсеш ноктасы” үзәкләре белән танышты
Очрашуда мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, укучылар һәм укытучылар коллективлары катнашты.
“Үсеш ноктасы” үзәкләре «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылган. Аларның максаты – гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар формалаштыру.
Мондый үзәкләр алданрак Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье мәктәпләрендә ачылган иде инде. Федоровское һәм Чүти мәктәпләре укучыларына да бәхет елмайды. Әлеге мәктәпләрдәге үзәкләр табигый-фәнни юнәлештә эшли һәм химия, биология, физика фәннәрен колачлый. Кабинетлар санлы лабораторияләр, лаборатор эшләр һәм тәҗрибәләр үткәрү өчен әсбаплар, санлы микроскоплар, шулай ук ноутбуклар һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Федоровское мәктәбендә - “Вика”, Чүтидә “Заман” фирмасы төзүчеләре кабинетларны матур һәм зәвыклы итеп төзекләндергән. Тантаналы линейкадан соң җитәкчеләр мастер-классларда булды. Альберт Илгизәрович ике мәктәптә дә үзәкләр эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев