Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстан Гидрометеорология үзәге: Атна азагына +30 градуска кадәр җылытачак

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда июльдә уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан ярты градуска югарырак булачак.

Бу турыда "Татар-информ«га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Җәйнең икенче аенда температура нормасы Казанда 20,5 градус, ә республикада 19,9 градус тәшкил итә. Явым-төшем күпъеллык уртача күрсәткечләргә якын булачак, дип фаразлана. Казанда норма күрсәткече 63 миллиметр, ә республикада 56 миллиметр тәшкил итә.

«Июльнең беренче декадасында температура климат нормасыннан бер градуска югарырак булачак. Бу чор өчен норма республикада 19,6 градус, ә Казанда 19,1 градус», — диде Феликс Гоголь.

Аның әйтүенчә, һава торышындагы сизелерлек үзгәрешләр атмосфера циркуляциясе белән бәйле.

«Июньдә республикада көнбатыштан килгән һава агымнары өстенлек итсә, хәзер — югары басым кыры. Шуңа күрә явым-төшемнәр туктады. Температура фоны әкренләп күтәреләчәк, атна азагына максималь температура 30 градус тирәсе булачак, дип көтелә», — дип билгеләде Гоголь.

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-gidrometeorologiya-uzage-atna-azagyna-30-graduska-kadar-ylytacak-5925867 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев