Татарстанда бүген көчле җил һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, көнчыгыш районнарда көчле явым-төшем көтелә. Урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, урыны белән тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез +21...+ 26 градус булачак.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bugen-kocle-il-ham-26-graduska-kadar-yly-buluy-kote-5925776
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев