Татарстанда яшенле яңгыр, боз, көчле җил һәм томан көтелә
Бүген Татарстанда шактый эссе, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән, шулай ук Казанда, кыска вакытлы яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы да ихтимал (бу ике метеокүренеш ТР башкаласында да фаразлана). Шулай ук, төбәктә иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя (шул исәптән Казанда да). Бофорт шкаласы буенча, тизлеге 13,9-17,1 метр тәшкил иткән җил — көчле, ә 17,2-20,7 метрга җиткәне көчле җил дип атала.
Җылы төннән соң (+12..+17 градус), көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +24..+29 градуска (республика башкаласында +25..+27 градуска) кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ» https://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/bugen-tatarstanda-iangyr-iasen-ham-32-graduska-kadar-esse-buluy-kotela
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев