Татарстанда сезон башланганнан бирле талпан энцефалитының беренче очрагы ачыкланган
Хәбәрләр

Татарстанда сезон башланганнан бирле талпан энцефалитының беренче очрагы ачыкланган

Республикада яшәүче ир-атка Чиләбе өлкәсендә ял иткәндә талпан кадалган.

Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 2643 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 604е — балалар. Талпаннан зыян күрүчеләрнең күбесе Казанда (728 очрак) теркәлгән. Чаллыда — 262, Әлмәт районында 246 мөрәҗәгать булган.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев