Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда шикәр диабетына каршы көрәш программасын 2030 елга кадәр озайттылар

Татарстанда 2030 елга кадәр шикәр чире белән бәйле программа эшләячәк.

Бу рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган ТР Министрлар Кабинеты карарыннан күренә.

Карар тексты нигезендә, 2026, 2027 һәм 2028 елларда авыру белән көрәшкә 97,6 млн, 9 млн һәм 8,4 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. 2029 һәм 2030 нчы елларда финанслау күләме әлегә билгеләнмәгән.

Программаның 2030 елга көтелгән нәтиҗәләре арасында — диспансер күзәтүе астында булган авырулар өлеше 94,4 процентка кадәр арту, гражданнарны глюкоза тикшерүе белән колачлау 98,7 процентка кадәр арту һәм башкалар.

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sikar-diabetyna-karsy-koras-programmasyn-2030-elga-kadar-ozaittylar-5925816 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев