Ул мәңгегә Иске Чәчкаб авылының якты йолдызы булып калачак
Татарның күренекле улы яки кем ул Шәйхулла Алкин?
Иске Чәчкаб авылыннан өч кешенең исеме Татар энциклопедик сүзлеккә кертелгән. Шуларның берсе — Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин.
Метрика язмалары буенча Шәйхулла Алкин 1895 елның 15 августында Казан губернасындагы Зөя өязенең Иске Чәчкаб авылында туган. Кайбер башка чыганакларда аның 1893 елда Казанда туганлыгы күрсәтелә.
Шәйхулла Алкин үзен Казан шәһәрендә туган дип санаса да, чыганакларда әтисенең крестьян катламыннан булуы, хатыны Бибифатыйма Сираҗетдинованың һәм балаларының Иске Чәчкаб авылы крестьяннарыннан саналуы билгеле. Әдәбиятта Алкиннар нәселенең крестьян тармагы белән Казан һәм Уфа дворяннары арасында нәселдәшлек булуы фараз ителә. Бу бик ихтимал, чөнки XVIII гасырда татар җәмгыятендәге иҗтимагый процесслар бер нәселнең вәкилләренең төрле сословиеләргә эләгүен күрсәтә.
Шәйхулланың әтисе Сибгатулла Габделлатыйф улы XIX гасыр ахырында Казанга күчеп китә һәм сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. 1888 елда Сибгатулла Алкиннар гаиләсендә кыз — Сылуҗиһан, ә 1895 елда ир бала — Шәйхулла дөньяга килә. Шәйхулла туганнан соң озакламый алар гаиләсе белән Урта Азиягә күчеп китә, биш елга якын Сәмәрканд шәһәрендә яшиләр. Сибгатулла Алкин, Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ фарызын үти һәм хаҗи була. 1890 елларда Алкиннар гаиләсе Казанга әйләнеп кайта һәм Иске Татар (4 нче мәхәллә) бистәсендә урнашалар.
1898-1900 елларда Иске Чәчкабта яңа мәчет төзелешендә оештыру эшләрен алып баруы билгеле. 1900 еллар тирәсендә, 5-6 яшьләреннән башлап, Шәйхулланы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе каршындагы иң алдынгы, яңа методлы (җәдит) мәктәбенә укырга бирәләр. Бу мәктәптә биш ел белем алгач, Шәйхулла Россия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы каршындагы Казан коммерция училищесына укырга керә. 1905 елның августыннан 1913 елның маена кадәр ул сәүдә белгечлеге буенча белем ала. Коммерция училищесын уңышлы тәмамлаучыларга коммерция кандидаты дәрәҗәсе белән беррәттән тиешле югары уку йортына (профиле буенча) керү хокукы бирелә.
Сибгатулла Алкин сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә һәм сәүдәгәрләр арасында яши. Аның кызы Сылуҗиһан 1910 еллар тирәсендә Шакирҗан Хисаметдин улы Усейновка (1885–1938?) кияүгә чыга. Ул мануфактура сәүдәсе белән шөгыльләнә, хәтта НЭП чорында беренче дәрәҗә сәүдә патентына ия була.
Шәйхулла җәйге ялын гадәттә кияүләре Шакирҗан Усейновларның Кама елгасы буендагы дачасында үткәрә. Туганнары белән генә түгел, Казандагы бик күп дус-ишләре белән аралаша. Алар арасында Ибраһим Аитов, Мөхәммәд-Гали Абдраһимов, Галимҗан Шәрәф һәм башкалар була.
Казан коммерция училищесында Шәйхулла Алкин татарлар арасында иң сәләтле укучылардан саналган. Беренче елларда, барлык татар балалары кебек, рус теленнән кыенлыклар кичерә. Башка фәннәрне яхшы үзләштерә, күбрәк яхшы билгеләренә укый. Сыйныфтан сыйныфка күчерү имтиханнарын бик яхшы билгеләргә тапшыра. Күрәсең, Шәйхуллага уку бик җиңел бирелә.
Училищены уңышлы тәмамлап, хәрби хезмәттән азат ителгәч, 1913 елның көзендә үтенеч язып, Мәскәү коммерция институтының икътисад бүлегенә кабул ителә.
Тарихи вакыйгалардан бераз алгарак китеп, шуны әйтәсем килә. Шәйхулла Алкинның гомерлек дуслары Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Аитовның да укуларын Мәскәүдә дәвам итәселәре килә. Бу өч дусның тормыш язмышы төрле юлларга аерылса да аларның фаҗигале язмышы бер үк нәтиҗәгә китерә.
Танылган татар сәүдәгәре Сөләйман Аитовның уллары Ибраһим һәм Йосыф та Казан коммерция училищесында белем ала. Әмма алар Шәйхулладан чамадан тыш сәләтләре яки укуга карата тырышлыклары белән аерылып тормаган. Нәтиҗәдә, көч-хәл белән «канәгатьләнерлек» билгеләренә укып чыгалар. Ибраһим Аитов, Шәйхулла кебек, Мәскәү коммерция институтының икътисад бүлегенә укырга керә. Аларның икесен дә, вакытында укырга килмәгәннәре өчен, 1918 елның 5 июнендә студентлар исемлегеннән сызалар. Соңрак, Советлар Россиясе тарафыннан ике тапкыр (1929, 1940 елларда) кулга алына һәм унөч ел төрмәләрдә утырып чыгалар.
Шәйхулланың курсташы, 1920 еллардагы күренекле татар галиме, фәлсәфәче, тарихчы булган Гали Рахимнең язмышы тагын да фаҗигалерәк. Ул Шәрыкъ педагогия институтында укыта, татар әдәбияты тарихы буенча иң яхшы хрестоматия авторы булып таныла. Законсыз һәм хокуксыз рәвештә тоткын ителеп, Беломор-Балтыйк каналын төзүдә катнаша. Унөч елдан артык Казан төрмәсендә һәм Сталин лагерьларенда эштән чыккач, газапланып, үлеменә ике ай кала иреккә чыга.
Галимҗан Шәрәфне дә шуңа охшаш язмыш көтә. Галимҗан Шәрәф 1915 елда Петроградтагы тимер юллар институтында 1917 елдагы билгеле вакыйгаларга кадәр укый. 1930 елларда сәяси репрессияләр корбаны булып, 1937-1950 елга кадәр лагерьларда тоткын булып утыра.
Яшьлекләре 1910 елларның уртасы һәм икенче яртысына туры килгән дуслар, башкала студентлары буларак, татар-мөселман студентлары берлеген төзүдә, аның эшчәнлеген оештыруда һәм башка иҗтимагый хәрәкәттә активлык күрсәтә. 1917-1918 елларда, татар милләтенең интеллигенция вәкилләре буларак, милли хәрәкәтнең нәкъ уртасында кайный башлыйлар.
Шәйхулла Алкинның яшьләр арасында киң таралган әдәби эшчәнлек белән мавыгуы аның күпкырлы табигатьле булуын ачык күрсәтә. Ул яшьли иҗат эше белән шөгыльләнә, күп кенә татар матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итә. 1913-1914 елларда «Ак юл» журналында аның балаларга багышланган беренче хикәяләре, фәнни-популяр мәкаләләре, рус классик әсәрләренең тәрҗемәләре бастырыла. Мәскәүгә күчеп килгәч, татар матбугаты белән элемтәләрне өзми. «Ил» гәҗитендә дә мәкаләләре күренә башлый.
Мәдрәсә мөгаллиме, дустының абыйсы Шәһәр Шәрәф тарафыннан төзелгән, Шәйхулла Алкин исеме телгә алынган соңгы язма — «Балалар күңеле» дигән җыентык санала. «Мескен песнәк», «Хәнҗәр» дигән язмалар төрле китапчыкларга кертелә. Бу җыентыклар биш чыгарылышта 50 китапчык булып бастырыла.
Авторлар арасында Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Гали Рахим, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Борнаш һәм башкалар була.
Галимҗан Ибраһимов 1922 елда Шәйхулла Алкинны хәзерге күренекле яшь татар язучылар төркеменә кертә. Шулай итеп, яшь Шәйхулланың исеме әдәби иҗаты аша татар дөньясына таныла.
Мәскәүдә укыган чорында да (1913-1918) Шәйхулла Алкин иҗтимагый тормыштан читтә калмый. 1914-1915 елларда «Россия мөселманнарының тарихын, әдәбиятын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнү» фәнни җәмгыятенең даими әгъзасы була. Ул анда җәмгыять утырышларында докладлар хәзерләп чыгышлар ясый, иң актив студентлардан була.
Бу елларда коммерция институты каршында «Студент-мөселманнарга үзара ярдәмләшү» түгәрәге оештырыла, идарә рәисе итеп Шәйхулла Алкин һәм Кавказдан килгән студент Абдулгазиз Мразов сайлана. Милли тарихка, мәдәнияткә карата кызыксыну, иҗтимагый эшләр белән әдәби һәм публицистик эшчәнлектә беренче адымнары — болар барысы да Шәйхулланы актив тормыш юлына алып керә. Инкыйлаб вакыйгалары аны битараф калдыра алмый.
Февраль революциясе узгач, 1917 елның маенда Мәскәүдә Рәсәйдә беренче гомум мөселман корылтае оештырыла. IV курс студенты Шәйхулла Алкин, Кәрим Сәгитов «Ил» гәҗите битләрендә корылтайның эшен яктырта. Шул елның җәендә Казанда узган икенче Бөтенроссия гомум мөселман корылтае турында татар җәмәгатьчелегенә хәбәр итә. Бу корылтайда Шәйхулла Алкин Милләт шурасының финанс комиссиясенә, Садри Максуди җитәкләгән милли-мәдәни автономиянең нигезләрен эшләү коллегиясенә сайлана. Шул вакыттан Алкинның язмышы милли хәрәкәт белән тыгыз бәйләнә.
1917 елның августында Шәйхулла Алкин коллегиянең башка әгъзалары белән, Милләт мәҗлесен чакыруны оештыру эшләрендә катнашу өчен, Уфага күчеп китә. Иҗтимагый тормыш аны тулысынча үзенә җәлеп итә. Шәйхулла, югары уку йортына барып, бишенче курска үтенеч бирмәгәнгә күрә, институтта укудан азат ителә. Бу вакытта ул, Уфа мөселманнары арасыннан делегат булып сайланып, эчке Россия һәм Себер төрек-татар Милләт мәҗлесе утырышында катнаша.
Милләт мәҗлесенең 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшләгән чорында кабул иткән мөһим карарлары арасында «Милли-мәдәни автономия» нигезләрен раслау һәм "Идел-Урал штаты«н игълан итү була. Шәйхулла Алкин җыелышның беренче көненнән үк «төрекчеләр» фракциясенә керә, аның төп игътибары финанс комиссиясе эшенә юнәлтелә. 1918 елның 7 гыйнварында, Милли мәҗлеснең соңгы утырышларының берсендә, милли идарә сайлана. Бу орган "Милли-мәдәни автономия«не тормышка ашыру максатыннан оештырыла һәм «милли хөкүмәт» булырга тиеш була. 25 яшьлек Шәйхулла Алкин финанс министры итеп билгеләнә.
1918 елның маенда Шәйхулла Алкин кабат Мәскәүгә кайта. Укуын алга таба дәвам итү өчен, бишенче курска кабул итүне һәм көзге сессия имтиханнарына кертүне сорап, 29 майда үтенеч тапшыра. Аңа, 50 сум акча түләү шарты белән, алты имтихан тапшыру хокукы бирелә, үтенече канәгатьләндерелә. Әмма, 1918 елның җәендә Уфа шәһәре ак чехлар тарафыннан алына һәм апрель-майда таратылган милли органнар яңадан торгызыла. Бу чорда Шәйхулла Алкин укуны читкә куя, милли хәрәкәт эшенә кереп чума. 1918 елның көзендә Уфа шәһәре яңадан Советлар кулына күчә. Шуңа күрә 12 октябрьдә, бу вакыйгалардан соң, Комуч (оештыру җыелышы әгъзалары комитеты) артыннан «Милли идарә» әгъзалары Гомәр Терегулов, Гаяз Исхакый, Ибраһим Биккулов һәм башкалар белән бергә Себергә күчеп китәләр.
Петропавловскида (хәзерге Казахстан) булулары берничә чыганакта искә алына. Беренчесе —мөфти Галимҗан Барудиның (Кызылъяр сәфәре) көндәлеге, икенчесе — Гаяз Исхакыйның көндәлеге (1919 елның апреленнән башлап), өченчесе — Габделбарый Батталның истәлекләре. Габделбарый Баттал 1919 елның декабреннән 1921 елның сентябренә кадәр Томск шәһәрендә Шәйхулла Алкин белән очрашуын искә ала. Петропавловскида милләтчеләр төркеме, «Милли идарә» органы буларак, «Маяк» гәҗитен чыгарырга карар итә. Алар арасында матбугат өлкәсендә тәҗрибәсе булган татар журналистлары Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров, Закир Кадыйри була. Гәҗитнең 30 саны чыккач, бу эшнең алга таба киләчәге булмавы ачыклана. Аларның төрле яктан эшчәнлек алып баруына карамастан, Петропавловскидагы татар милли интеллигенция төркеме әкренләп таркала башлый һәм бер-бер артлы шәһәрдән таралалар.
1919 елның язында Уфа шәһәре яңадан большевикларга каршы көчләр ягына күчә. «Милли идарә» әгъзалары кыска вакытка бу шәһәргә кире кайта. Әмма өч айдан да ким вакыт эчендә Совет власте белән килешә алмагач, «Милли идарә» әгъзалары Омск шәһәренә күченеп китә.
1919 елның кышында Шәйхулла Алкин, югары белем алуны тәмамлау теләге белән, Томск шәһәренә килә. Бу шәһәрдә университет булган. Өстәвенә, аның сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүче туганнары да шунда яшәгән. Ул Томск шәһәренең Татар урамындагы 11 нче йортта берникадәр вакыт яши. Әмма бу очракта да Шәйхулла, беренче яртыеллык өчен 100 сум акча түләүгә карамастан, төрле сәяси вакыйгалар аркасында укуын дәвам итә алмый. Шулай да, киләчәккә өметләнеп, Томск университетына күчү өчен кайбер документларны җибәрүен сорап, 1920 елның 14 августында Карл Маркс исемендәге халык хуҗалыгы институтына (элеккеге Мәскәү коммерция институты) үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Шуннан соң Шәйхулла Алкинның алдагы язмышы турында төгәл мәгълүматлар бик аз.
Әмма югарыда искә алынган Галимҗан Баруди көндәлекләре һәм Габделбарый Баттал истәлекләре Шәйхулла Алкинның өметсезлеккә бирелүен, курку хисеннән интегүен, авырлыклар белән тулы соңгы көннәренә ачыклык кертә. Мөфти Галимҗан Баруди җылы, ихлас йөрәктән мәрхүмнең мактаулы шәхси сыйфатларына югары бәя бирә. Барысы да Шәйхулла Алкинның Советлар хакимиятен кабул итә алмавы турында сөйли. Шуңа күрә аны эзәрлеклиләр, төрмәләргә утырталар.
Томск шәһәрендәге тормышы качкын хәлендә, кабат кулга алынудан, атып үтерелүдән куркып уза. Яңа тормышта үз урынын табырга тырышып, яраклашырга теләүләре челпәрәмә килә.
Бабасы, әтисе белән дус булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Баруди үзенең көндәлекләрендә: "укучысы, "Милли идарә"нең финанс бүлеге рәисе Сибгатулла улы Шәйхулла Алкинның вафаты турында 9 июльдә (1921) хәбәр килде», — дип язган.
Шулай итеп, Галимҗан Баруди белән Габделбарый Баттал истәлекләренә нигезләнсәк, 1920-1921 елларда Шәйхулла Алкин җилкәсенә төшкән кайгы-хәсрәтләр һәм бәла-казалар аның рухи халәтен нык какшаткан. Моңа Галимҗан Баруди үз көндәлегендә, шулай ук соңрак эмиграциядә озак еллар яшәгән Габделбарый Баттал үзенең язмаларында ишарә итә. Күрәсең, киләчәккә өметенең өзелүе, үз гамәлләренә өметсезлек, киләчәккә ышанычының акланмавы аның авыр рухи халәтен нык катлауландыра. Мөгаен, якты дөньядан шулкадәр яшь килеш һәм үз теләге белән китүе — бер минутлык төшенкелеккә бирелепме, әллә киләчәккә бер тамчы да ышанычы калмаган кешенең тулысынча аңлап эшләгән гамәлеме, анысы билгесез. Дини белем алган кеше шундый гөнаһлы адымга барырмы, дип уйлыйсы да килми, югыйсә. Аллаһка гына мәгълүм!
Шәйхулла Алкин шәхесе — инкыйлабка кадәр чорда яшәгән, татар җанлы, милли рухлы, дәүләт җитәкчесе булырлык татар интеллигенциясе вәкиле булып формалаша һәм чәчәк ата. Әмма совет власте үзенә каршы чыккан кешеләрне гаделсез рәвештә тарих чүплегенә ташлап, фаҗигале югалу язмышына дучар итсә дә, никадәр яшь булуына карамастан, татар дөньясында ул югалмаслык тирән эз калдырып китте.
Сүз дә юк, бу язма бары тик тарихи документлардан алынган коры мәгълүматларны гына күздә тота. Чынбарлыкта аның җан почмакларына үтәрлек мәгълүматлар булмаса да, милләтен, халкын яратып, 1917 елгы буталчык инкыйлаб чорында кабынган милли хәрәкәт, милли дәүләт өчен яшәгән шәхесләр йолдызлыгында якты йолдыз булып янган Иске Чәчкаб улы булып калачак.
Язманы хәзерләгәндә Кадыйр Галимовның «Эзле Чәчкаб» китабы һәм Д. М. Усманованың «Гасырлар авазы» журналының 2025 елның дүртенче санында чыккан «Шайхулла Алкин: Судьба молодого татарина в эпоху катастроф» (к 130-летию со дня рождения) мәкаләсе кулланылды.
Рәшит Зиннәтуллин,
Иске Чәчкаб авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев