Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ульянковода “Ә безнең ишегалдында уеннар” дигән футбол ярышы үткәрелде

Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар, яшүсмерләр арасында "Спорт - син зур дөнья" акциясе кысаларында Ульянковоның мәктәп яны участогында "Ә безнең ишегалдында уеннар" дигән футбол ярышы үткәрелде. Уен "Гроза" һәм "Рубин" командалары арасында барды. Әлеге уенны халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге юристы Рушан Хәялиев оештырды.

Ишегалды уеннары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны ял итүнең пассив формаларыннан арындыру, хәрәкәтле уеннарга тарту максатында оештырыла. Бу уенда да үсмерләргә командаларының бердәмлеген, бер-берсе өчен янып йөрүләрен, уртак нәтиҗә өчен шәхси җаваплылык тоюларын, көндәшләре белән үзара дустанә мөнәсәбәтләрен күрергә туры килде. Саф һавада өч сәгать дәвам иткән уенда алар күңелле ял итте, сәламәтлекләрен ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев